ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

6 февраль көнне 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында бу елның беренче премьерасы — Ирина Васькова пьесасы буенча куелган «Гаҗәеп чорма» әкияте куелды.

6 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен  әзерләнгән спектакль әйберләргә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйли. Гаилә өчен кайчандыр бик кадерле булган, тик онытылган әйберләрнең тормышын театр чормага менеп күрергә тәкъдим итә.

Тамашаның рәссамы Давид Мативосян, ут буенча рәссам — Сергей Гаевой, композитор — Әлфит Фәрхәдшин. Хореографлар — Марсель һәм Мария Нуриевлар, проекция рәссамы — Филипп Замахаев. Спектакльдә ТР халык артисты Евгений Царьков, ТР атказанган артисты Павел Густов, Алексей Зильбер, Алсу Густова, Елена Калаганова, Александр Фриновский, Василий Фалалеев, артистлар Полина Малых, Эльвина Сафина, Эрнест Маторкин, Ярослав Кац, Виталий Дмитриев, Руслан Зубайраев, Валерий Антонов, Илфат Садыйков, Артемий Галанин, Эльдар Гыйниятов катнаша.

Моннан тыш, театр фойесында премьера вакытында Казан дәүләт мәдәният институты дизайнерларыннан һәм арт-блогерларыннан экологик арт-объектлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куелды.

22 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясендә революциягә кадәр Россиянең иң танылган авангард берләшмәләренең берсенә багышланган «Бубновый валет» күргәзмәсе ачыла.

«Бубновый валет» – 1910 нчы елларда иң эре авангард күргәзмә сәнгать берләшмәсе булып торган.

Берләшмәнең иҗат концепциясенең нигезе гадилектән тора: лубк, шәһәр сынлы фольклоры (плакат, элмә такта, поднос рәсемнәре) белән мавыгу, шулай ук Европаның яңа агымнары (кубизм, футуризм) белән мавыгу, бигрәк тә сезаннизм белән мавыгу да бик көчле була.

Атама Ларионов тарафыннан уйлап табылган.

Күргәзмәдә әсәрләрне бары тик яңа стильләрдә генә тәкъдим итәләр. Аларның күбесе тәнкыйтькә дучар була: аларны эпатаж һәм тәмамланмаган дип атаганнар, ә рәссамнарны рәсем законнарын белмәүләрендә гаепләгәннәр.

Яңа экспозиция шулай ук берничә рәссам үрнәгендә аларның совет сәнгатенә булган (Машков, Рождественский, Куприн) эволюциясен күрсәтә, яхшы рәссамнар теләсә кайсы вакытта да оста булып калуын тагын бер кат исбатлый.

Күргәзмә Россиянең танылган рәссамнары Александр Матвеев, Надежда Крандиевская, Сергей Коненков һәм И. Машковның укучысы Борис Королёвның хезмәтләре белән тулыландырылачак.

Әсәрләр арасында  К. Кандауров, Н. Кульбин, Н. Альтманның сирәк хезмәтләрен, И. Машков, А. Куприн, В. Рождественский картиналарын күрү, шулай ук берләшмәгә Василий Суриковның нинди мөнәсәбәттә булуын белү мөмкин булачак.

Автор: күргәзмәнең кураторы, сәнгать белгече Динә Әхмәтова

8 нче февраль көнне Шәриф Камал премиясе кысаларында яшь тәрҗемәчеләр өчен ике онлайн дәрес үткәреләчәк.

10 февральдә Казан Кремлендә урнашкан «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәкил Шәйхетдиновның тууына 70 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачыла.

Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдинов-рәссам, график, монументалист. 1972 елдан бирле республика, зональ, төбәк, бөтенроссия,  халыкара күргәзмәләрдә катнаша. СССР, Россия, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

1996 елда Мәккәгә хаҗ кыла. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең изге урыннарында җыелган материаллар нигезендә, өч дин тарихы буенча (яһүд, христиан һәм ислам) картиналар сериясен булдыра. Серия «Икърар» - дин турында сүз» дип атала.

Рәссам исәбендә 28 шәхси күргәзмә бар. 2009 елдан бүгенге көнгә кадәр күренекле татар эшлеклеләренең портретлары сериясен төзи башлаган, алар арасында Мәрҗәни дә бар. Яңача рәсем ясау манерасын рәссам үзе «заманча романтик реализм» дип атый.

8 февраль 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Татарстан канатлары» күргәзмәсен тәкъдим итәләр.

Килүчеләр Татарстанның сугыш елларындагы тормышы һәм хезмәте, авиация предприятиеләре эшчәнлеге турында мәгълүмат алачаклар. Пе-2 самолетына зур игътибар бирелә, ул Горбунов исемендәге 22 нче авиация заводының визит карточкасы була.

2020 елда Татарстан башкаласы Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Музей-мемориалдагы яңа күргәзмә тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм сугыш елларында Татарстанның  тормышы, оборона-сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйли.

Күргәзмә 8 февраль 16.00 сәг. ачыла.

Күргәзмәгә 11 апрельгә кадәр музей билетлары буенча керергә була.


6
февраль, 2022 ел
якшәмбе

«Ехали татары» - режиссер, язучы, драматург һәм рок-музыка сөюче Салават Юзеевның яңа проекты. Проектның геройлары —  рок, рэп, инди-фолк жанрларын татар телендә уйнаучы музыкантлар.


4
февраль, 2022 ел
җомга

14 февраль, 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре” әдәби-музыкаль кичәсе уздырыла.

12-20 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак. Татар киносы көннәре Свердловск өлкәсендә 2019 елда оештырылган иде.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы 2022 елда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү конкурсына гаризалар кабул итүе турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Россия Федерациясе төбәкләрендә 2022 елда этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International