Салават Юзеев һәм Yummy Music лейблы «Ехали татары» дип аталган бәйсез татар музыкасы турында веб-сериал тәкъдим итә

2022 елның 6 феврале, якшәмбе

Веб-сериалны Yummy Music лейблның рәсми каналында карап була:
https://www.youtube.com/playlist?list=PLvM5Ux3uqvYr5cXFPcEWYPFKTX8UY7hue

«Ехали татары» - режиссер, язучы, драматург һәм рок-музыка сөюче Салават Юзеевның яңа проекты. Проектның геройлары —  рок, рэп, инди-фолк жанрларын татар телендә уйнаучы музыкантлар:

Рәдиф Кашапов —  qaynar лабораториясенең вокалисты, Yummy Music лейблының креатив директоры, – Иске Татар бистәсе буенча экскурсия вакытында төшерелә.
Оскар Юнысов — Gauga төркеменең лидеры, – шәхси концертына кадәр, барышында һәм концерттан соң күрсәтелгән.
Җырлар өстендә эшләүне Камал, Тинчурин һәм Кариев театрлары өчен музыка язу белән бергә алып баручы Juna төркеме.
Зәринә Вилданова –  The CheekLaWeek төркеменең солисткасын камера Sak-sok тамашасына әзерләнгән чакта тотып алган.
Рэпер УСАЛ каллиграфия остасы Нәҗим Исмәгыйлев образында пәйдә була.
Джазлы-роклы экзерсисларын калдырган арада «Рок мәктәбе»ндә балалар белән шөгыльләнүче Ренат Әхмәтшин (Карт Аяк төркеме) да әлеге проектның бер герое.

Юзеев геройлары татар музыкасы алар өчен нәрсә ул һәм ни өчен шушы авыр эш белән шөгыльләнүләре турында фикер йөртә. Юзеев исә аларның сәхнәдән тыш тормышын сурәтли.

Веб-сериал ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International