8 февраль 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Татарстан канатлары» күргәзмәсен тәкъдим итәләр.
Килүчеләр Татарстанның сугыш елларындагы тормышы һәм хезмәте, авиация предприятиеләре эшчәнлеге турында мәгълүмат алачаклар. Пе-2 самолетына зур игътибар бирелә, ул Горбунов исемендәге 22 нче авиация заводының визит карточкасы була.
2020 елда Татарстан башкаласы Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Музей-мемориалдагы яңа күргәзмә тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм сугыш елларында Татарстанның тормышы, оборона-сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйли.
Күргәзмә 8 февраль 16.00 сәг. ачыла.
Күргәзмәгә 11 апрельгә кадәр музей билетлары буенча керергә була.