Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак

2022 елның 4 феврале, җомга

12-20 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак. Татар киносы көннәре Свердловск өлкәсендә 2019 елда оештырылган иде.

Оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино»  мәдәният учреждениесе. Барлык фильмнар да татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.

Атна дәвамында тамашачылар Татарстан режиссерлары иҗаты белән таныша алачак.

Афишада дүрт кинокартина бар: «Әпипә» (реж. Илшат Рәхимбай) "Сөмбел" (реж. Рамил Фазлыев, Рәшит Маликов) һәм Илдар Ягъфәровның «Байгал» һәм «Исәнмесез» фильмнары.

Татарстан киносы көннәре 12 февральдә 13:00 сәгатьтә Екатеринбург шәһәренең «Кино йорты» кинотеатрында «Әпипә» фильмы белән ачыла. Ачылу тантанасында «Татаркино» директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, «Әпипә» фильмындагы рольләрне башкаручылар - Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин һәм татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллина катнаша.

Татарстан киносы көннәрен ябу тантанасы Серов шәһәренең «Родина» кинотеатрында  узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International