ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 15 февралендә Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык рәссамы Зөфәр Фаат улы Гыймаев 72 яшендә вафат булды.

Рәссам белән хушлашу бүген 12.30 сәгатьтә Чистай урамындагы Казан Нуры мәчетендә узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы рәссамның  туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Илһам Шакировның туган көнендә Abau студиясе ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә Youtube каналында татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре турында анимацион роликлар циклын башлап җибәрде.


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022елның 15 февралендә ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көнендә күренекле татар җырчысы истәлегенә чәчәкләр куелачак. 

10.00 сәгатьтә - Яңа Татар зиратында кабергә чәчәкләр салыначак.

11.30 сәг. Николаев урамында җырчы яшәгән 5 номерлы йортта мемориаль такта янында И.Шакировны искә алачаклар.

Җырчыны искә алырга дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Татар филармониясе артистлары һәм ветераннары чакырылган.

Шул ук көнне Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан да мәдәни чаралар узачак.

ТР Милли музее фондларыннан тантаналы рәвештә Моабит дәфтәрләренең чын кулъязмасын чыгарачаклар - бу Җәлилнең могҗизалы рәвештә сакланып калган Берлинның "Моабит" төрмәсендә язган шигырьләре.

2022 елның 16 февралендә 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда “Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре” китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла. Чара Халыкара туган тел көненә багышлана.

Бу хакта Казанда 13 февраль көнне бөек җырчының туган көнендә «Шаляпинга баш ию» программасы барышында игълан ителде. 

Ел саен 13 февраль көнне яшь талантлы вокалистлар арасында тантаналы рәвештә Шаляпин стипендиясе лауреаты игълан ителә. Әмма быел 1997 елда гамәлгә куелган әлеге стипендия беренче тапкыр беркемгә дә бирелмәде. Аның каравы, киләсе елга, Фёдор Шаляпинның 150 еллыгына, стипендия күләмен икеләтә арттырачаклар.

Шаляпин стипендиясен гамәлгә  Татарстан Республикасы Милли музее куйды.

Аның филиаллары А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее конкурс сайлавын оештыручы булып тора.

Оештыру комитеты исемлегенә музыка сәнгатенең күренекле эшлеклеләре кергән.

Казан яшь тамашачылар театрында «Мәхәббәт тәпие» хәйрия акциясе узды.

13 февраль 16:00 сәгатьтә театрда «Бала» спектакле куелды, аннан җыелган акчалар Казанның «Сердце дворняги» һәм «Вега» хайваннар сыену ширкәтләренә җибәреләчәк.

PetLover хайваннар темасына фойеда автор бизәнү әйберләре, AM Models модельләре агентлыгының һәм "ЗооЗабота" фондының уртак проекты календарьларе, Казан яшь тамашачылар театры рәссамнарының әсәрләре сатылды һәм приютларга тапшыру өчен азык җыю да оештырылган иде.

Этләрнең фотолары урнаштырылды һәм аларга хуҗа булу мөмкинлеге бирелде.

«Вега» шәхси приютына 2012 елда нигез салынган. Ул Татарстанның Аксубай районында урнашкан бердәнбер приюты һәм республикада иң эре приютларның берсе булып тора. Анда 300дән артык хайван асрыйлар.

Шулай ук театрга килгән тамашачылар төрле ярышлар призеры бордер-колли Эстерның (кинолог Регина Мөхәмәтханова) чыгышында да карадылар. Спектакльдә 200 тамашачы катнашты һәм дүрт аяклы дусларга 50 кг азык җыелды.

2022 елның 15 февралендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр иҗат коллективларының округ фестивале кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана.

Ул Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән уздырыла.

Хәзерге вакытта оештыру комитетына Идел буе федераль округында яшәүчеләрдән 573 гариза кергән.

Иҗади бәйгедә 6 яшьтән 30 яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен махсус белем яки сәнгать өлкәсендәге эш тәҗрибәсе таләп ителми.

Әсәрләр төрле техника белән башкарылган булырга мөмкин - бу графикадан алып батикка кадәр, компьютер дизайны, буяулар, фотоколлажлар да булырга ала.

Иң яхшы театраль афишалар һәм плакатлар эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

 Конкурсның жюри составына Россия Рәссамнар берлеге, Россия сәнгать академиясе вәкилләре, шулай ук Россиянең танылган рәссамнары һәм Идел буе федераль округының эре театрларының баш рәссамнары кергән.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 15 февраленә кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: theatres.fest@mail.ru 

Конкурста катнашу кагыйдәләре белән Фестиваль сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: 

http://театраль еприволжье.рф/news/tpost/guk5vede1-konkurs-na-luchshuyu-razrabotku-afishipl


11
февраль, 2022 ел
җомга

Ел саен үткәрелә торган «Тантана» («Триумф») республика театраль премиясе ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды.

16 февраль 14 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара туган тел көне уңаеннан мәдәни чара узачак. «Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгы» («Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре») уникаль китап тәкъдир ителәчәк.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты китап укырга яратучыларны һәм китап сөючеләрне 14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көнендә уздырыла торган акциягә чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International