16 февраль 14 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара туган тел көне уңаеннан мәдәни чара узачак. «Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгы» («Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре») уникаль китап тәкъдир ителәчәк.
Элек җыентык гарәп графикасында өч тапкыр басылган: Казанда 1914 һәм 1918 елларда, Токиода 1933 елда.
Узган ел китап беренче тапкыр кириллица алфавиты хәрефләрендә Казанда Татар китап нәшриятында нәшер ителгән.
Китапны тәкъдир итүгә татар әдәбияты белән кызыксынучыларны һәм Габдулла Тукай иҗатын яратучыларны чакырабыз.