Казанда күренекле татар җырчысы Илһам Шакировны искә алалар

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

2022елның 15 февралендә ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көнендә күренекле татар җырчысы истәлегенә чәчәкләр куелачак. 

10.00 сәгатьтә - Яңа Татар зиратында кабергә чәчәкләр салыначак.

11.30 сәг. Николаев урамында җырчы яшәгән 5 номерлы йортта мемориаль такта янында И.Шакировны искә алачаклар.

Җырчыны искә алырга дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Татар филармониясе артистлары һәм ветераннары чакырылган.

Шул ук көнне Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан да мәдәни чаралар узачак.

ТР Милли музее фондларыннан тантаналы рәвештә Моабит дәфтәрләренең чын кулъязмасын чыгарачаклар - бу Җәлилнең могҗизалы рәвештә сакланып калган Берлинның "Моабит" төрмәсендә язган шигырьләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International