Татарстан Халыклар дуслыгы йорты китап укырга яратучыларны һәм китап сөючеләрне 14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көнендә уздырыла торган акциягә чакыра.
Акция кысаларында килүчеләр үзләренең китап тупланмаларын соңгы елларда нәшер ителгән Татарстан халыклары телләрендәге уникаль басмалар, шулай ук «Рухият» программасы кысаларында «Татнефть»хәйрия фондыннан яңа китаплар белән тулыландыра алачак.