ТР Мәдәният министрлыгы һәм Abau студиясе татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре турында анимацион роликлар циклын башлап җибәрә

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Илһам Шакировның туган көнендә Abau студиясе ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә Youtube каналында татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре турында анимацион роликлар циклын башлап җибәрде.

Беренче ролик Илһам Шакировка багышланган һәм Рабит Батулланың китапларыннан алынган тарихи мотивлар буенча әзерләнгән.

Беренче чыгарылыш материалларын әзерләүдә җырчының дусты һәм "Җыен" фонды директоры Рафыйков Фоат Магафур улы катнашты.

Алдагы чыгарылышларда Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Марсель Сәлимҗанов, Фатыйха Аитова һәм Фатыйх Әмирхан тормышы тарихлары яктыртылачак.

Проект каналына сылтама: https://www.youtube.com/channel/UCOodVpVBAXN46gMJlub4vtw

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International