Шаляпин стипендиясе икеләтә арта

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Бу хакта Казанда 13 февраль көнне бөек җырчының туган көнендә «Шаляпинга баш ию» программасы барышында игълан ителде. 

Ел саен 13 февраль көнне яшь талантлы вокалистлар арасында тантаналы рәвештә Шаляпин стипендиясе лауреаты игълан ителә. Әмма быел 1997 елда гамәлгә куелган әлеге стипендия беренче тапкыр беркемгә дә бирелмәде. Аның каравы, киләсе елга, Фёдор Шаляпинның 150 еллыгына, стипендия күләмен икеләтә арттырачаклар.

Шаляпин стипендиясен гамәлгә  Татарстан Республикасы Милли музее куйды.

Аның филиаллары А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее конкурс сайлавын оештыручы булып тора.

Оештыру комитеты исемлегенә музыка сәнгатенең күренекле эшлеклеләре кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International