ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

26 һәм 27 апрельдә МТС ГИТИСның булачак абитуриентлары өчен онлайн-тыңлаулар оештыра, аларның нәтиҗәләре буенча катнашучылар илнең иң зур театр югары уку йортының актерлык факультетына керү өчен рекомендация алырга мөмкин. Яшәү урыныннан читкә чыкмыйча, республиканың өлкән сыйныф укучылары үзләрен ГИТИС иҗат сынауларында сынап карый алачак. 

Татарстан балалары өчен ГИТИС онлайн-кабул итү үзәге 26 һәм 27 апрельдә 11-19 сәгатьләрдә zoom-конференция режимында эшләячәк. 

14 апрельдә Заманча этносәнгать музеенда Россия рәссамнарының иҗади берлеге әгъзасы, архитектор, перформер, фәлсәфәче, тәрҗемәче, "Доступ" хәйрия фонды попечителье Наталья Апанайның "Төнгә әкиятләр" ( Мәскәү шәһәре) күргәзмәсе ачыла.

Натальяның иҗади палитрасына графика, рәсем сәнгате, цифрлы сәнгать, инсталляция, перфоманс кергән.

20 апрельдән 23 апрельгә кадәр Казанда кабат Рязань яшь тамашачы театры гастрольләре узачак.

Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә Алексей Толстойның «Золотой ключик», Ян Экхольмның «Тутта Карлсон Первая и единственная, Людвиг Четырнадцатый и другие» дигән яшь тамашачылар өчен спектакльләр күрергә мөмкин булачак.

Соңгы тапкыр Рязань яшь тамашачы театры Казанга ике ел элек - 2020 елның мартында килгән иде. Гастроль спектакльләргә билетларны Казан яшь тамашачы театры сайтында сатып алырга мөмкин. 


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 13 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының халык-сәнгать һөнәрләре буенча эксперт советы утырышы булып узды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Д.Д.Натфуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова, «Таткультресурсцентр» ДБУ директоры урынбасары Г.М. Латыйпова чыгыш ясадылар.

Барлык осталарга Татарстан Республикасының халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепчеләр каталогы тапшырылды, анда һөнәрчелекнең сигез төп төре, тарихи очерклар, халык сәнгать кәсепчелеге осталары һәм предприятиеләре турында материаллар һәм фоторәсемнәр тәкъдим ителде.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсцентр» ДБУ.

13 апрельдән 15 апрельгә кадәр “Яңа Иерусалим” дәүләт тарих-сәнгать музеенда Россия музейларын үстерү мәсьәләләре буенча форум уза.

Форумда Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша, аны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкли.

Чыгышында министр муниципаль һәм төбәк музейлар өчен музей экспозицияләре дизайны буенча ресурс үзәкләр булдыру инициативасы белән чыгыш ясады.

Яңа мәдәни үсеш үзәге төзелеше 2021 елда "Мәдәният" милли проекты кысаларында старт алды.

Бүген биредә эчке төзекләндерү эшләре дәвам итә, дизайнерлар контроль эшен төгәлли. Объект төзелеше барышын Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов бәяләде.
 

 Үзәкнең проекты белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев таныштырды. 

Ирада Хафизҗан кызы иҗади очрашулар өчен булачак залларны, бию классын, коворкинг һәм туклану зонасын карады, кайбер искәрмәләр һәм тәкъдимнәрен чыгарды. 

Мәдәни үзәкне  җәй башына ук ачарга планлаштыралар.

“Гаҗәеп тәэсирләр кичәсе булды бу", – дип, “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә булганнан соң, фикерләре белән уртаклашты “Россия-Мәдәният” телеканалы директоры урынбасары Виктория Кривицкая.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

15 апрель - бөтен дөньяда татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне. Быел да иртән Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салыначак. Аннан соң истәлекле чаралар Тукай әдәби музеенда дәвам итәчәк.

16 апрель Казанда Санкт-Петербургтан килгән җырчы, композитор һәм шагыйрә Альбина Ишмурзинаның «Минем күңелем - татар иле» дип аталган иҗат кичәсе узачак.

Иҗат кичәсенә килүче кунаклар татар һәм авторлык музыкасын, рус һәм татар телләрендә шигырьләр ишетә алачак.

Альбина Ишмурзина - автор-башкаручы, бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты. Ул Әлмәттә туган. Альбина музыка һәм шигырьләр яза, "Тамга" заманча татар мәдәнияте үзәге белән җитәкчелек итә, Санкт-Петербургта иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Альбина беренче тапкыр Казанның популяр яшьләр мәйданчыгында - Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында чыгыш ясаячак  (Казан шәһ., Пушкин ур., 86 йорт).

Кичә 10 апрель көнне татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче һәм педагог, татар телен фәнни өйрәнүгә нигез салучы Сәгыйть Хәлфингә 290 ел тулды (1732-1785).

1769 елда Екатерина II указы белән Казан гимназиясендә беренче тапкыр татар теле укытыла башлый. Беренче укытучы итеп Казан Адмиралтействосы тәрҗемәчесе Сәгыйть Хәлфин билгеләнә, ул соңыннан уку материаллары, рус телле балалар өчен тел укыту методикасын булдыра. 

Сәгыйть Хәлфин «Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов» (М., 1778г.) Россиядә беренче басма татар әлифбасы авторы. Хәлфин Әлифбасы Мәскәү университеты типографиясендә нәшер ителә һәм берничә дистә ел дәвамында татарча язарга һәм укырга өйрәтү буенча бердәнбер чыганак булып кала.

Казанда татар әдәбияты тарихы музеенда һәм Арчада әлифба музеенда Хәлфин әлифбасы нөсхәләре кадерләп саклана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International