Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы – шагыйрьнең мирасын саклау һәм яшь буынга тапшыру буенча даими рәвештә эшләп килә.
19 апрельдән 24 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия шәһәрләре буйлап «Хәзинә» концертлар программасы белән гастроль турын башлый.
Концерт 2,5 сәгать дәвам итә.
Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова Россия Федерациясе мәдәният министры О.Б.Любимова тарафыннан имзаланган шәхси өлеше һәм «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының 2021 - 2022 еллар «Мәдәният» трегын уздыруга югары профессиональлеге өчен рәхмәтен белдерде.
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре! Сезне А.С.Пушкин һәйкәлен карау өчен сәфәргә чакырабыз.
Экспедицион сәфәр Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган, ул ел саен 18 апрельдә билгеләп үтелә.
Журналистларны ТР Халыклар дуслыгы йорты бинасы янында (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57) 16 апрельдә (шимбә) 10:00 сәгатьтә көтеп калабыз.
Аккредитация: Даниил Плаксин, +7(927)031-04-42.
15 апрельдә татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне билгеләп үтелә. Казанда Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салынды. Чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, ТР Язучылар берлеге җитәкчелеге, мәдәният эшлеклеләре һәм битараф булмаган җәмәгатьчелек катнашты.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре!
Халыкара мәдәният көне белән котлауларымны кабул итегез!
Татарстанда күпмилләтле мәдәни мирасны саклауга аерым игътибар бирелә. Безнең республикада төрле халыклар һәм конфессияләр мәдәниятләре үзара тыгыз элемтәдә тора.
2022 ел илебездә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгын нәкъ менә быел бөтен ил белән бергә бәйрәм итәчәкбез - бу бик зур мәдәни әһәмияткә ия вакыйга.
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәтчәннәреннән башка эшчәнлек мөмкин түгел, алар безнең матди һәм матди булмаган мирасыбызны үстерүгә һәм саклауга үз өлешләрен кертәләр.
Үзегезне сәнгатькә, мәдәни мирасны саклауга багышлаган, хезмәт сөючәнлегегез, тугрылыгыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз, киләчәк буыннар өчен алып барган югары миссиягез өчен зур рәхмәт белдерәсем килә.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, илһам һәм яңа иҗади җиңүләр телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
«УНИКС» стеналарында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика ачык яшьләр фестиваленең ел саен уздырыла торган XXII Гала-концерты тәмамланды. Иң яхшы балалар “Йолдызлык” сәхнәсендә чыгыш ясадылар һәм үзләренең талантларын күрсәттеләр.
Сезне чын күңелдән Пейсах бәйрәме белән котлыйм!
Бөтен дөнья яһүдләре өчен бу борынгы иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Ул яһүд халкы тарихында иң мөһим вакыйга - азатлык һәм абруй казану, дин тотучыларны рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә әверелдерү, ата-бабаларыбызга хөрмәт белдерү мөмкинлеге бирә.
Татарстан яһүд милли-мәдәни автономиясе вәкилләре төбәкнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында, хәйрия һәм шәфкатьлелек эшләрендә, яшьләрне тәрбияләүдә актив катнашалар. Диннәр арасындагы диалогны киңәйтүгә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм.
Пейсах - яз бәйрәме, ә яз - өмет. Өйләрегезгә тынычлык, мәхәббәт һәм шатлык килсен. Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим!
Хаг пэсах кашер ве-самэах!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова
Рудольф Нуриев исемендәге XXXV Халыкара классик балет фестивале бер айдан башланачак, ул М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә 2022 елның 13-31 маенда узачак. Быел форумда Россиянең әйдәп баручы театрларында эшләүче 20 дән артык артист катнашачак.
Фестивальне П.Чайковскийның "Щелкунчик" яңартылган балетының премьерасы ачачак.
Фестиваль программасын чакырылган солистлар һәм Казан труппасының әйдәп баручы солистлары катнашында Гала-концертлар (30-31 май) тәмамлый.
Башкаручыларның тулы составы театрның kazan-opera.ru. рәсми сайтында бастырылган.
Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Эксперт советы утырышында катнашты, анда катнашучылар Советның өстенлекле юнәлешләре һәм «Мәдәният» эшче төркеме эшчәнлеге турында фикер алыштылар.