4 майда Казанда Идел буе оборона сызыгы төзелешенең 80 еллыгына багышланган «Тылда хезмәт батырлыгы: Сурский һәм Казан оборона рубежларын төзү» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция профессиональ тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр, фәнни хезмәткәрләр, барлык дәрәҗәдәге мәгариф структуралары укытучылары, аспирантлар өчен мәйданчык булачак.
Конференциядә катнашуга гариза һәм мәкалә текстын 2022елның 20 апреленә кадәр җибәрергә кирәк.
Казан яшь тамашачылар театры яңа исем астында "Дискуссион клуб" проектын эшләтеп җибәрә: ул "Театр, кеше, мәдәният" дип атала. Клуб эшендә Казан белем бирү учреждениеләренең өлкән сыйныф укучылары һәм студентлары катнашачак. Алар спектакльләрне телдән һәм язма формада анализларга һәм тикшерергә өйрәнәләр. Укулар атнага ике тапкыр узачак, аларны артистлар, театр белгечләре, журналистлар, режиссерлар һәм театр җәмгыяте профессионаллары алып барачак. Атнага бер тапкыр клубта катнашучылар спектакльләргә бушлай йөри алачак.
Катнашу өчен Казан яшь тамашачылар театры репертуарыннан теләсә кайсы спектакльгә бәяләмә (рецензия) язарга һәм https://forms.gle/cNMhWcZKYErginMT7сылтамасында 2022 елның 15 апреленә кадәр гариза тутырырга кирәк. Иң яхшы 10 рецензия авторлары клуб әгъзалары булачак.
14 апрель Россия ислам институтында «Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсы нәтиҗәләре буенча фикер алышу өчен 13:00 сәгатьтә «Татар рухи мәдәниятендә музыка һәм Аллага буйсыну» түгәрәк өстәле узачак.
«Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсының сайлап алу туры 2022 елның 5 мартыннан 31 мартына кадәр булып узды. Конкурска 130 гариза бирелгән иде. Конкурс финалистлары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча тантаналы чаралар кысаларында Гала-концертта катнашачак.
2022 елның 15 мартында Россиядә Донецк Халык Республикасының иҗат коллективлары гастрольләре башланды. Россия Федерациясенең 54 шәһәрендә "Донбасс" атказанган дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле, Донецк республика академия яшьләр театры, А. Б. Соловьяненко исемендәге Донецк дәүләт опера һәм балет театры һәм Донецк академия курчак театры чыгыш ясаячак.
Татарстанга "Донбасс" атказанган дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле 18 апрельдә киләчәк һәм шунда ук Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концерт белән чыгыш ясаячак.
Концерт 19:00 сәг. башлана. Тагын бер концерт Яр Чаллыда 20 апрельдә «Камаз» мәдәният йортында узачак. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана.
Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе «Ватан нәрсәдән башлана» яшьләр патриотик җырының телевизион марафон-фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
Вокалистлар, хорлар, халык коллективлары, гаилә һәм һөнәри ансамбльләр үз эшләрен редакциягә яки төбәк филиаллары сайтларына җибәрә ала.
«ЗурАрт» фонды «Z патриот» Бөтенроссия патриотик рәсем конкурсын үткәрә.
Конкурста бушлай гомуми белем бирү, сәнгать мәктәпләре, студияләр, түгәрәкләр, колледжлар, лицейлар, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, Россия Федерациясе төбәкләреннән 7-18 яшьлек урта махсус уку йортлары студентлары түбәндәге номинацияләрдә катнаша ала:
Тулырак конкурсның рәсми сайтында http://www.zpatrioticpictures.ru/.
18 апрель Филармониядә Ваһапов фестиваленең "Кайсыгызның кулы җылы” дип исемләнгән хәйрия концерты узачак.
9 апрель көнне C.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концертлар Залында Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский оештырган «Рахлин сезоннары» XI Халыкара фестивале ачылды.
Бу сезонда фестиваль дөньякүләм танылган Австрия композиторы һәм дирижёры Густав Малерның иҗатына багышланган. Концертлар 13, 16 һәм 20 апрельдә дә узачак.
2022 елның 13 апрелендә 10:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда халык сәнгать кәсепчелеге буенча Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советының чираттагы утырышы узачак.
Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова, халык сәнгать кәсепчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грант алучылар чыгышлары планлаштырыла.
2022 елның 14 апрелендә 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең фоторәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы һәм Татарстан Республикасының фотографлар берлеге әгъзасы - Рифкать Якупов күргәзмәсе ачылачак. Ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга кандидат.
Күргәзмәдә татар халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, көндәлек тормышын чагылдырган 40 хезмәт күрсәтеләчәк.
Күргәзмә 2022 елның 1 маена кадәр ачык.