ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 9 - 11 сентябрендә Казанда  ХV Халыкара яңа музыка «Европа-Азия» фестивале узачак. Фестивальнең биш концертында Россия һәм чит ил музыкантлары башкаруында дөнья композиторларының заманча музыкасы яңгыраячак.

23 августта Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл һәм яңа Мәдәният йорты ачылды.

 

2022 елның 30 августында 11:00 - 21:00 сәг. кадәр «Наратлык урманы» паркында Химиклар мәдәният йорты янында ( Хөсәен Ямашев проспекты, 1) «Татарстан киберпанкы» фестивале узачак.

 


23
август, 2022 ел
сишәмбе

«Русское лето» масштаблы музыка фестивале илнең биш федераль округында узачак һәм 19 шәһәрне колачлаячак. Анда 100 меңнән артык кеше катнашачак.

24 август 18:00 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әбсәләмованың «Бу җәйне истә калдыр» дигән иҗат кичәсе була.

Аның башкаруында Казан саксофонисты Евгений Соколовның музыкаль озатуы астында  яңа шигырьләр укылачак.

30 август Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары берьюлы ике вакыйганы - Татарстан Республикасы көнен һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итәләр. Гадәттәгечә бу көнгә башкалада һәм республика районнарында кызыклы күңел ачу программасы әзерләнде.

 

Ел саен 25 августта Татарстан Республикасында һәм аннан читтә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлеге көне билгеләп үтелә.

 

Экокласс.рф проекты «Минем яшел мәктәбем» Бөтенроссия мәктәп экопроектлары конкурсының нәтиҗәләрен игълан итте. Анда Россиянең 83 төбәгеннән 500дән артык мәктәп катнашты. Конкурс финалына мәктәпләрнең экоэзен киметү буенча иң перспектив чишелешләр эшләгән 55 уку йорты чыкты.

Татарстан Республикасының өч мәктәбе командалары иң яхшы эшләр авторлары исемлегенә керде.

2022 елның 26 августында 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фиринат Халиковның юбилее уңаеннан күргәзмә ачылачак.

2022 елның 23 августында 13:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Көне һәм Казан шәһәре көненең төп мәдәни вакыйгаларына багышланган матбугат конференциясе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International