2022 елның 16 октябрендә 19:00 сәгатьтә Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә режиссер Андрей Цветков-Толбинның «Өлкәннәр өчен әкиятләр» сатира спектакле күрсәтеләчәк.
2022 елның 17 сентябрендә 18:00 сәгатьтә Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе Әзербәйҗанның күренекле композиторы Узеир Гаджибековның танылган әсәре буенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе премьерасын тәкъдир итәчәк.
2022 елның 15 сентябрендә 15:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында “Сәнгать, фән һәм спорт” Хәйрия фондының “Аерым караш” программасы кысаларында Казан Кремленең архитектура һәйкәлләре фасадларының тактиль макетларын тәкъдир итү булачак.
2022 елның 8 һәм 9 сентябрендә Казанда XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында легендар артист Ренат Ибраһимовка багышланган истәлекле чаралар уза.
Бүген, 9 сентябрь Екатеринбург яшь тамашачылар театры сәхнәсендә «Әкият» татар дәүләт курчак театры Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәре буенча Илгиз Зәйниев спектаклен тәкъдим итәчәк.
XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең икенче көне тәмамланды.
«Рок-баритон» документаль фильмы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең үзенчәлекле вакыйгасы булды. Бүген «Синема 5» кинотеатрында Мариин театры солисты Евгений Никитин тормышының якты мизгелләренә багышланган әлеге кинотасма күрсәтелде.
Чараның мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова булды.
2022 елның 9-12 сентябрендә Алабугада Х Халыкара Цветаева укулары, “Волошинский сентябрь" ХХ Халыкара фәнни-иҗади симпозиум, М.И.Цветаева тууына 130 ел тулуга һәм М. А.Волошинның 145 еллыгына багышланган Халыкара әдәби фестиваль узачак.
2022 елның 10 сентябрендә Кремль яр буенда 14:00 - 22:00 сәг кадәр «Милли костюм көне» республика бәйрәме кысаларында «Мәдәниятләр мозаикасы» сигезенче этноконфессиональ фестивале узачак.
Берничә сәгать элек Казан Ратушасында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасы узды. Гадәттәгечә, бина каршында кызыл келәм җәелде, музыка һәм алкышлар астында кунаклар һәм проектта катнашучылар узды.
Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.