Алабугада М.И.Цветаева тууына 130 ел тулуга һәм М.А.Волошинның тууына 145 ел тулуга багышланган чаралар узачак

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 9-12 сентябрендә Алабугада Х Халыкара Цветаева укулары,Волошинский сентябрь" ХХ Халыкара фәнни-иҗади симпозиум, М.И.Цветаева тууына 130 ел тулуга һәм М. А.Волошинның 145 еллыгына багышланган Халыкара әдәби фестиваль узачак.

Укуларда галимнәр, иҗат тикшеренүчеләре, укытучылар, шагыйрьләр, музей хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр, журналистлар, Россиядән иҗади һөнәр вәкилләре: Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан, Курск, Самара, Краснодар, Ижевск, Шуя, Омск, Саратов, Уфа, Стәрлетамак, Түбән Новгород, Яр Чаллы шулай ук Белоруссия һәм АКШ вәкилләре катнашачак.

Программада пленар утырыш, иҗади очрашулар, концертлар, спектакльләр, экскурсияләр, презентацияләр һәм иҗади кичәләр бар.

ПРОГРАММА

Керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International