«Әкият» театры Екатеринбург шәһәрендә «Петрушка Великий» фестивалендә «Адәмнәр» спектаклен куя

2022 елның 9 сентябре, җомга

Бүген, 9 сентябрь Екатеринбург яшь тамашачылар театры сәхнәсендә «Әкият» татар дәүләт курчак театры Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәре буенча Илгиз Зәйниев спектаклен тәкъдим итәчәк.

Кичә Екатеринбургта XI Халыкара «Петрушка Великий» курчак театрлары фестивале башланды, ул 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм өч илне – Россия, Казахстан һәм Төркияне берләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International