2022 елның 10 сентябрендә Кремль яр буенда 14:00 - 22:00 сәг кадәр «Милли костюм көне» республика бәйрәме кысаларында «Мәдәниятләр мозаикасы» сигезенче этноконфессиональ фестивале узачак.
Фестиваль мәйданчыгында кунакларга халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе, этномаркет, Татарстан Республикасының традицион конфессия мәйданчыклары, шулай ук фудмаркет тәкъдим ителәчәк.
Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Дуслык Йорты оештыра.