«Рок-баритон» документаль фильмы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең үзенчәлекле вакыйгасы булды. Бүген «Синема 5» кинотеатрында Мариин театры солисты Евгений Никитин тормышының якты мизгелләренә багышланган әлеге кинотасма күрсәтелде.
Чараның мәртәбәле кунагы Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова булды.
Россия опера җырчысы турындагы картинаның режиссеры Бертран Норман. Фильм-Россия белән Франциянең уртак җитештерү нәтиҗәсе.