XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасы узды

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Берничә сәгать элек Казан Ратушасында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачу тантанасы узды. Гадәттәгечә, бина каршында кызыл келәм җәелде, музыка һәм алкышлар астында кунаклар һәм проектта катнашучылар узды.

Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Алда дүрт көнлек тулы программалы кинофорум бар, анда фестиваль кунаклары үз җанатарлары һәм хезмәттәшләре белән иҗади очрашуларда һәм мастер-классларда очрашачак, төбәк кино базарында һәм халыкара питчингта фикерләре белән уртаклашачаклар.

Казан Ратушасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Васыйл Шәйхразиев һәм аның хәләл җефете Гөлнур Шәйхразиева килде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тантанада хөрмәтле кунак булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International