«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе Яшел Үзәндә премьера тәкъдир итәчәк

2022 елның 9 сентябре, җомга

2022 елның 17 сентябрендә 18:00 сәгатьтә Яшел Үзәннең Горький исемендәге  мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе Әзербәйҗанның күренекле композиторы Узеир Гаджибековның танылган әсәре буенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе премьерасын тәкъдир итәчәк.

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе 14 сентябрьдә Казанда «Аршин мал алан» премьерасы белән икенче театр сезонын ачачак. Һәм өч көннән соң 17 сентябрь көнне Яшел Үзән халкы шәһәрдә яңа спектакльне күрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International