Татарстан режиссеры Әмир Галиәскәровның «Алюминий бизгәге» проекты XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Халыкара кино проектлары питчингы җиңүчесе һәм акчалата приз иясе дип танылды.
Чара Казан дәүләт мәдәният институтында КХМКФ-2022 эшлекле программасы кысаларында узды. Кинофестивальнең эшлекле мәйданчыгының барлык чаралары Россия мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Быел дәгъва итүчеләр исемлеге киңәйтелде, һәм программага вәгъдә ителгән 10 проект урынына 16 хезмәт керде.
56 гаризадан Мисыр, Төркия, Һиндстан, Испания, Германия, Ливан, Үзбәкстан, Иран, Казахстан, Франция, Әзербайҗан, шулай ук Россия регионнарыннан катнашучылар сайлап алынды. Кайбер катнашучылар үз проектларын онлайн режимда тәкъдим иттеләр.