В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры 232 нче театр сезонын ача

2022 елның 9 сентябре, җомга

В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрының 232 нче сезоны 15 сентябрьдә Гогольнең «Ревизор» спектакле белән ачылачак. Шул ук комедия белән июнь аенда сезон туктаусыз алкышлар белән ябылган иде.

1835 елда язылган комедия беренче тапкыр провинциаль сәхнәдә, нәкъ менә Казанда куела. Әлеге спектакльне 1836 елның көзендә Казанда күренекле актер Михаил Щепкин куйган. Үзе дә спектакльдә катнаша. 1917 елга кадәр Гоголь комедиясе Казанда берничә тапкыр куела.

А.С. Пушкин исемендәге Красноярск драма театры белән киң күләмле гастрольләр планлаштырыла, шулай ук Минскида (Беларусь) гастрольләр турында үзара фикерләшүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International