2022 елның 26 сентябреннән 3 октябренә кадәр Татар филармониясендә зур вакыйга – «Скрипка» номинациясендә IV Бөтенроссия музыкаль конкурсы узачак. Конкурсның жюри рәисе - Россиянең халык артисты профессор Максим Федотов.
IV Бөтенроссия музыкаль конкурсы 2023 елда музыка дөньясында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе – П.И. Чайковский исемендәге XVII Халыкара конкурс алдыннан үткәрелә. Конкурсны оештыручылар: РФ Хөкүмәте һәм Россия Мәдәният министрлыгы
Конкурста илнең махсус музыка уку йортлары укучылары һәм студентлары, шулай ук 16 яшьтән 31 яшькә кадәр Россия гражданлыгы булган профессиональ музыкантлар катнаша ала. Сайлап алу нәтиҗәсендә 24 катнашучыдан конкурсның 6 лауреаты билгеләнәчәк.
Конкурс кысаларында филармониянең концертлар залында өч концерт планлаштырыла:
• 2022 елның 26 сентябре
• 2022 елның 30 сентябре
• 2022 елның 3 октябре
* Концертларны «Пушкин картасы» программасы кысаларында карарга мөмкин.