8 сентябрь Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Казахстан Республикасы сәнгать осталарының Гала-концерты булып узды. Театр фойесында Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларыннан Казахстан рәссамнарының рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
Концертта Курмангазы исемендәге Казах милли халык уен кораллары оркестры, Казахстанның халык артистлары Секен Турысбеков, Айгөл Улкенбаева, Казахстанның атказанган мәдәният эшлеклеләре Салтанат Әхмәтова, Батырҗан Мыктыбаев һәм башка танылган башкаручылары һәм иҗат коллективлары катнашты.