ТР Кукмара районында «Сабантуй-2022» милли бәйрәменә йомгак ясау һәм "Сабантуй-2023" бәйрәменә әзерлек алып бару буенча күчмә киңәшмә узды

2022 елның 16 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында 10:00 сәгатьтә «Сабантуй-2022» милли бәйрәменә йомгак ясау һәм «Сабантуй-2023» бәйрәмнәренә әзерлек алып бару мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, муниципаль районнар, Бөтендөнья татар конгрессы, иҗади җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Киңәшмәнең беренче өлешендә катнашучылар «Сабантуй»бәйрәме урынында булдылар. Киңәшмә Кукмара район мәдәният йортында дәвам итте.

Киңәшмәнең беренче өлешендә катнашучылар «Сабантуй» бәйрәмен үткәрү урынында булдылар. Киңәшмә Кукмара район мәдәният йортында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International