Казанда Игелек.Конференция-2022 чарасы уза

2022 елның 16 сентябре, җомга

2022 елның 15-17 сентябрендә Казанда Игелек.Конференция-2022 чарасы уза.

Кичә Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән волонтер оешмаларында катнашучы вәкилләр булды. Инклюзив социаль-мәдәни тәҗрибәләрне үстерү белән шөгыльләнүче волонтерлар китапханәнең китап фондын тузаннан арындыру эшен тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәттеләр.

Санитар өмә алдыннан кунакларны китапханә директоры Идрис Хәертдинов сәламләде.

Оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова волонтерларга экскурсия үткәрде, алар китапханәнең тарихы, аның төп эшчәнлек юнәлешләре, проектлары, шулай ук күрмәүче һәм начар күрүчеләргә хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре белән таныштылар. Алга таба алар хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре җитәкчелегендә китап киштәләрен сөртү һәм китапларны тузаннан арындыруга керештеләр.

Берничә сәгатьтә волонтерлар тырышлыгы белән 30 киштә басма һәм Брайлев китаплары тузаннан чистартылды.

Конференцияне Волонтерлык үзәкләре Ассоциациясе, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, РФ Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International