16-18 сентябрьдә Мәскәүдә беренче тапкыр «Горький паркында Горький» сәнгать фестивале узачак.
Төп катнашучыларның берсе-Татарстан Республикасы Милли музее, аерым алганда, аның филиалы А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее һәм музейның партнеры - виртуаль экскурсияләр белән шөгыльләнүче «Переходъ» компаниясе.
“Горький паркында Горький" фестивале кысаларында өч көн эчендә 70 чара узачак. Мәдәни бәйрәм Мәскәү шәһәре мәдәният Департаменты ярдәме белән үткәрелә. Фестивальнең Арт-директоры – Россиянең халык артисты Евгений Миронов.