2023 елның март аенда Мәскәү Хөкүмәте һәм Мәскәү шәһәренең Мәдәният департаменты ярдәмендә бишенче тапкыр Мәскәү шәһәрендә Владимир Крайнев исемендәге Халыкара пианистлар конкурсы узачак, әзерлек эшләре хәзердән башланды.
Конкурсны "Мәскәү халыкара музыка йорты" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештыра, оешманың президенты СССР халык артисты, "ЮНЕСКО дөньясы артисты" Владимир Спиваков.
Конкурста 8 яшьтән 22 яшькә кадәрге пианистлар катнаша ала.
Музыкантлар бәйгесе 2023 елның 23 - 30 мартында узачак.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.
Конкурсның шартлары сайтта тулырак тәкъдим ителгән - www.krainevcompetition.com