ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта Россиянең төбәк фондларында 12 миллионнан артык сирәк китаплар һәм кыйммәтле документлар бар, шуларның 3 миллионнан артыгы реставрацияләүгә мохтаҗ.

2022 елның 6-7 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Китап һәйкәлләре сакланышын тәэмин итүче фонд саклаучылары белән бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең үзара эшчәнлеге» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Ике көн – 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә – Әлмәттә җитди иҗади ярыш барды. Бу көннәрдә шәһәр «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең 10-нчы ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабын кабул итте. Иң-иңнәре Казанга суперфиналга чакырылды.

А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт драма театрында 88 нче сезонны ачуга әзерләнәләр.

2022 елның 4 октябрендә 17:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясында Россия рәссамнарының иҗади берлеге һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән Россия Федерациясе Идел буе сәнгать академиясе оештырган «АРТ-Остаханә XXI» («АРТ-Мастерская XXI») иҗат остаханәләре IV Бөтенроссия яшьләр форумы күргәзмәсе ачылачак.

2022 елның 4 октябрендә ТР ДССМ хәзерге заман сәнгать галереясында (Карл Маркс ур., 57) 16:00 сәгатьтә төрек рәссамы Эргин Инанның Россиядә беренче шәхси күргәзмәсе ачылачак.

Э.Инан картиналары Анкара һәм Истанбулның дәүләт музейларының даими күргәзмәләрендә, Мюнхен, Кливленд, Брэдфорд, Лондондагы Британия музееның коллекцияләрендә тәкъдим ителгән.

Эргин Инан ачылыш тантанасында шәхсән үзе булачак.

2022 елның 14-17 октябрендә Владимирск өлкәсенең Суздаль шәһәрендә гаилә династияләре, милли мәдәният, халык иҗаты һәм кәсепчелек  “Ышаныч.Өмет.Мәхәббәт” XIV Форум-фестивале узачак.


2
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 16 октябрендә «Академия» концертлар залында балалар һәм яшьләр өчен күп жанрлы «Open Championship» талантлар фестиваль-конкурсы узачак.


1
октябрь, 2022 ел
шимбә

1 октябрь көнне Халыкара музыка көне билгеләп үтелә.

Бу көн бөек гуманист һәм композитор Дмитрий Шостакович инициативасы белән барлыкка килгән. Музыка төрле милләт вәкилләрен үзара аңлашуда, уртак тел табуда ярдәм итә һәм аларны берләштерә дип саный.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Feelin's & Savoldelli - чын музыкаль энергетик, анда рус җаны лирикасы, кызу импровизация, иске итальян джазының очсыз-кырыйсыз йомшаклыгы һәм дөньякүләм джазның танылган хитлары аранжировкаларының тәмен ача.

Шушы көннәрдә «Тәртип» радиосы, халкыбызның күңел хәзинәсе булган әүвәлге җырларны барлау ниятеннән «Үз илемдә - үз көем» бәйгесен башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International