ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2025 ел
җомга

«Татарстан Республикасы сувенирлары – 2026» ачык конкурсының заявка кампаниясе бара. Конкурс әһәмиятле вакыйгага – Ислам оешмасы илләренең мәдәният министрларының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре (ICESCO) буенча XIII конференциясе карары буенча Казанга «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы бирелүгә багышланган.

Мәдәни инициативаларның Президент фондының 2026 елгы икенче грант конкурсы тәмамланырга бер атнадан да азрак вакыт кала. Гаризалар кабул итү 2 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатьтә тәмамлана.

Классик уку залында күренекле татар композиторының тормышына һәм иҗатына багышланган «Без кабызган утлар» күргәзмәсе уза. 

 

2025 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасында Үзбәкстан Республикасы Мәдәният көне кысаларында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында маэстро Алибәк Кабдурахманов һәм россия композиторы һәм пианисты Кирилл Рихтер җитәкчелегендәге Үзбәкстан Милли симфоник оркестры концерты була.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында бүген «Сәмрух» мифологик кош скульптурасын ачты.

 


26
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 12 декабрендә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Атынчык-ат. Уенчык тарихы» Яңа ел күргәзмәсе ачыла. Ул якынлашып килүче 2026 ел символына – атка, төгәлрәге, уенчыктагы ат образын гәүдәләндерүгә багышланган. Күргәзмә рәссам, автор уенчыклары остасы һәм коллекционер Елена Кармацкая белән берлектә әзерләнде.

27 ноябрьдә ТР Милли китапханәсендә IT-индустрия лидерлары катнашында «Цифрлы драйв» яшьләр фестивале узачак.

Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге («Таткультресурс үзәге» ДБУ) Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңеп, «Мәгълүмати эшчәнлек» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. Бу җиңү-үзәк командасының югары профессиональлеген һәм аның Татарстанның мәдәни мирасын бөтенроссия дәрәҗәсендә саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлешен тану.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында район мәдәният йортында «Яшьләр һәм балалар» милли проектының Татарстан Республикасы буенча «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге ачылды.

7 һәм 11 декабрьдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концертлар бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International