7 һәм 11 декабрьдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концертлар бирәчәк.
Беренче бүлектә тамашачыларга «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтеләчәк. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — РФ атказанган, ТР халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, бу куелыш — Казан һәм Себер татарларының XX гасыр башындагы никахлашу йолаларын күрү мөмкинлеге.
«Күп еллар эчендә никахлашу йоласы эволюцияләнгән. Монда совет чорының роле аз булмаган. Без ярты ел архивларда тикшеренү эшләре белән шөгыльләндек, эзләндек һәм бөртекләп татар сәүдәгәрләре заманындагы өйләнү белән бәйле йолаларны җыйдык. «Туй» спектакле — бу җентекле, әмма гаять күңелле эш нәтиҗәсе. Бу куелыш — халкыбызның мәдәни коды», — дип сөйләде Айрат Хәмитов.
Ул заманның туйлары бүгенгеләреннән шактый аерылып торса да, алар арасында уртаклык шактый. Мисал өчен, кияү кәләшен өенә алып кайткач, бусагага сөлге җәйгәннәр. Өйләнешүчеләр аңа аяк белән басалар.
Сөлгене яки, һич югы, аяк астындагы тукыма кисәген тартып алган кыз тиздән кияүгә чыгачак дип фаразланган. Бу гадәт хәзерге туйлардагы кәләш букетын ыргыту йоласын хәтерләтә. Ике очракта да иң җитез кыз тиздән кияүгә чыгачак дип санала.
«Мондый нечкәлекләр безнең спектакльдә күп. Без тамашачыларга кызларның төнгә кадәр күңел ачуларын түгел, ә кәләшнең туган йорты белән саубуллашуын күрсәтәбез. Бу көнне кәләш йортына аның дус кызлары җыела. Алар чиста йон оекбашлар киеп бөтен йорт-җирне начарлыклардан арындыру йолаларын башкарганнар. Егетләр кичәсенең дә үз мәгънәсе була. Егетләр учак аша сикерәләр: кәләш йортына кергәнче, алар шулай рухи яктан чистарыналар», - диде Хәмитов.
Икенче бүлектә коллектив тамашачыларны ансамбльнең алтын фондында булган җырлар, биюләр аша татар халык сәнгате белән таныштыруны дәвам итәчәк.
«Дәүләт ансамбленә инде күп еллар, аның башлангычында бөек кешеләр торды. Хезмәт дәверендә безнең «сандык»та байтак хәзинә тупланган. Безнең бурыч — аларны саклап калу. Без күптән башкармаган концерт номерларын торгызып, эшкәртмәләр ясыйбыз. Номерлар аутентик яңгыраш алсын өчен кыл-кубыз, думбра, мандалин кебек этник инструментлар өстибез», — дип уртаклашты Айрат Хәмитов.
Үткәнне саклау ансамбльнең бердәнбер бурычы түгел. Коллективта иҗади үсеш дәвам итә. Ул инде киләсе елда тамашачылар күрәчәк ике яңа программа әзерли.
«Сабан туе» вокаль-хореографик спектаклендә тамашачылар бәйрәмнең ничек барлыкка килгәнен, бүгенге көндә нинди үзгәрешләр кичергәнен күзәтә алачак. «Бу бик мөһим эш, чөнки бүгенге «Сабан туе» —ул заманча фольклор. Элек куелыш башкачарак яңгырашта иде», — дип шәрехләде Хәмитов.
Моннан тыш ансамбль «Шүрәле» куелышы өстендә дә эшли. Сәнгать җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу тема бүгенге көндә дә актуаль һәм балалар, өлкәннәр тарафыннан тиешле бәяләнә. Коллектив мифик җан турындагы тарихны саклап калырга тели, ләкин классик (балет) вариантта түгел, ә халыкчан башкаруда.