ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

И.Иванов исемендәге Дәүләт Зур концерт залында. С.Сәйдәшевнең зур гала-концерты һәм «Тат-ARS-таң»республика конкурс хәрәкәте җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чара бөтен Татарстан Республикасыннан сәләтле балалар, яшьләр һәм аларның остазларын җыйган иҗат сезонының якты финалы булды.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте базасында киң колачлы белем бирү чарасы — «Яшь фольклорчы мәктәбе» республика семинар-практикумы узды.

Иреклеләр (Волонтер) көне алдыннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасы буенча җирле бүлекчәсенең беренче туган көнен бәйрәм итү булды.


24
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 28 ноябрендә XLIV Халыкара опера фестиваленең спектакльләренә һәм концертларына билетлар сатуга чыгачак. Ф.И. Шаляпин исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак. 2026 елның 30 гыйнварыннан 2 мартына кадәр булыр.

Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенең еллык конференциясе узды. Аның эшендә республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан җирле бүлекчәләр делегатлары, ТР Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, мәдәният, сәнгать, фән һәм мәгариф өлкәләре вәкилләре катнашты.

1-10 декабрьдә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы үткәрелә. ул 1992 елдан бирле ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. 

25 ноябрьдә Казан яшь тамашачы театры «Театр сәнгате биенналесы» фестивалендә Максим Горькийның шул ук исемдәге әсәре буенча «Минем университетларым " спектаклен уйнаячак. Быел, фестиваль концепциясе нигезендә, жюри составына осталар, тәҗрибәле режиссерлар керә.

«Алмет» иҗтимагый үзәгендә «Безнең мирас» музыкаль-агарту проектының яңа өлешләрен – Бөек Ватан сугышы музыкасына багышланган партитуралар һәм партияләр җыентыкларын тәкъдир итү тантанасы булды. Җыентыкларны бастыру Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мөмкин булды.


21
ноябрь, 2025 ел
җомга

Диктантны 5 декабрьдә, Мари язуы көне алдыннан үткәрәчәкләр. Башлана-Мәскәү вакыты буенча 10:00 дә. Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә диктант синхрон рәвештә уздырыла, «ВКонтакте» да һәм башка социаль челтәрләрдә онлайн-трансляция оештырылачак. 

Татарстан Рәссамнар берлеге зур югалту кичерә, Декоратив-гамәли сәнгать рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Богородская Галина Владимировна вафат булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International