Классик уку залында күренекле татар композиторының тормышына һәм иҗатына багышланган «Без кабызган утлар» күргәзмәсе уза.
2025 елның 3 декабрендә татар профессиональ музыкасына нигез салучы, композитор Салих Сәйдәшев (1900-1954) тууына 125 ел тула. Вакыйгага ТР Милли банкының татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре «Без кабызган утлар» күргәзмәсен оештырды. Экспозициядә композиторны якыннан белгән туганнары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре истәлекләре язылган китаплар һәм альбомнар, аның тормышы турында аз билгеле тарихи фактлар, шулай ук нота басмалары тәкъдим ителә.
Күргәзмә укучыларның киң даирәсе: студентлар, укытучылар, музыка белгечләре, шулай ук музыка белән кызыксынучылар өчен билгеләнгән.