Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Цифрлы драйв» яшьләр фестивале узачак

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

27 ноябрьдә ТР Милли китапханәсендә IT-индустрия лидерлары катнашында «Цифрлы драйв» яшьләр фестивале узачак.

Чара «Цифрлы технологияләр яшьләр атналыгы» Бөтенроссия китапханә акциясе кысаларында узачак, аның инициаторы - яшьләр өчен Россия Дәүләт китапханәсе.  2025 ел акциясенең төп темасы – «чынбарлыкны исәпләп чыгарганда». Ясалма интеллект һәм цифрлы технологияләрнең дөньяны танып белүдә безнең партнерларыбыз булып китүе, бу инструментларның иҗат, үз-үзеңне үстерү һәм продуктив эшчәнлек өчен яңа мөмкинлекләр ачып, бүгенге көнне структуралаштырырга һәм киләчәкне фаразларга ничек ярдәм итүе турында фикер алышыйк.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында фестиваль программасы дүрт зур чараны үз эченә ала:

13:00 - 14: 30 «Цифрлы лифт: ЯФ эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр өчен карьера уены кагыйдәләрен ничек үзгәртә» Паблик-тогы (урыны: конференц-зал) 
15: 00 - 16.00 «Мotion-дизайн буенча белем бирү проектларына яи кертү тәҗрибәсе» лекциясе (урыны: конференц-зал)
16: 00 - 17: 00 «ЯФ белән Тизләшәбез: мессенджерларда Чат-ботлар эшләү» Мастер-классы (урыны: аудитория 1)
17: 00 – 18: 00 «Чат-бот китап яратучылар дусты» Мастер-классы (урыны: аудитория 2)

Чараларга алдан теркәлү буенча керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International