ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Тере легендалар һәм хикәяләр» театр фестивале вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards–2025 XIV халыкара премиясендә «Иң яхшы урам театральләштерелгән тамаша һәм карнавал»номинациясендә җиңде. Быелгы җиңүчеләрне 28 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә игълан иттеләр.

И.В. Савицкий исемендәге каракалпак дәүләт сәнгать музееннан һәм «Яңа Иерусалим» дәүләт тарих-сәнгать музееннан 1920-1930 еллардагы уникаль модернизм экспозициясе.

Казаннан «Волга-Волга» ВИА легендар коллективы клип төшерүдә катнашты.

#МУЗЫКАВМЕСТЕ проекты Идел буе федераль округы буенча музыкаль сәяхәтен дәвам итә. 30 ноябрьдә «Бөек ил җырлары» масштаблы сериясенең яңа видеоролигы премьерасы булды. 


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

3 декабрьдә татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе – Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тула. Казанда һәм Татарстанда юбилей датасына багышланган бәйрәм чаралары узачак.

6 декабрьдә Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе «Мари салават купере 2025» Республика балалар этномәдәни фестивален уздыра, ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе тарафыннан хуплау тапты.

«Добро.Университет» платформасында волонтерлар өчен бушлай онлайн-курслар һәм вебинарлар, квалификация күтәрү программалары һәм офлайн-тренинглар бар.

«Мәрхәмәтле Татарстан — 2025» республика премиясе финалистлары арасында «Мәдәният өлкәсендә Ел волонтеры» номинациясендә «Яшьләр һәм балалар» милли проектының Татарстан Республикасы буенча «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең өч активисты тәкъдим ителде — Артемьева Фәридә Фридовна (Терҗе районы), Гәрәева Разилә Бәшир кызы (Теләче районы), Кузьмина Татьяна Михайловна (Казан).

Менделеевскида ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә «Ушков укулары» XIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды: «Россия шәһәрләренең индустриаль мирасын саклау һәм популярлаштыруның актуаль мәсьәләләре. П.К. Ушковның 185 еллыгына».


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

3 декабрьдә 19:00 Халыкара инвалидлар көнендә «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе «НормальНо» спектаклен махсус күрсәтүгә чакыра, режиссер Неля Суркина.

И.В. Савицкий исемендәге каракалпак дәүләт сәнгать музееннан һәм «Яңа Иерусалим» дәүләт тарих-сәнгать музееннан 1920-1930 еллардагы уникаль модернизм экспозициясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International