Казанда «Yзгәреш җиле» VII Татар җыры фестивале

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 3 һәм 4 декабрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрында «Yзгәреш җиле» VII татар җыры фестивале узачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Проектны булдыру ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикере белән барлыкка килде. Беренче фестиваль 2016 елның ноябрендә узган иде, чара нәтиҗәләре буенча ТР Президенты тарафыннан фестивальне ел саен уздыру турында карар кабул ителде. Проектның төп максаты - татар эстрадасы дәрәҗәсен күтәрү, музыкага, текстларга, башкаручыларның профессиональлегенә, стилистикага, башкару манерасына, Россиядә һәм чит илләрдә татар музыка сәнгатен пропагандалауга югарырак сыйфатлы таләпләр кертү.

Фестивальдә быел беренче тапкыр узган сезон артистлары белән бергә «Шаян ТВ» телеканалының «Сәйлән» конкурсында катнашкан балалар да чыгыш ясаячак.

Концертлар программасында - XX гасыр композиторларының җырлары, татар халык җырлары, шулай ук хәзерге татар композиторларының әсәрләре: Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Рәшид Кәлимуллин, Эльмир Низамов һәм Миләүшә Хәйруллина җырлары яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International