Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә "Елның балалар китапханәсе - 2022" һәм "Елның балалар китапханәчесе - 2022" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2022 елның 2 декабре, җомга

2022 елның 2 декабрендә 12.00 сәгатьтә "Р.Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләреннән конкурсантлар катнашында "Елның балалар китапханәсе - 2022" һәм "Елның балалар китапханәчесе - 2022" республика һөнәри конкурс йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы булды.

2022 елның 1 мартыннан 19 октябренә кадәр Татарстан Республикасында һөнәри осталык конкурслары - "Елның балалар китапханәсе -2022" узды, анда 28 учреждение катнашты һәм "Елның балалар китапханәчесе -2022" бәйгесендә 11 конкурсант көч сынашты.

Конкурсларны ТР Мәдәният министрлыгы, "Р.Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе" оештырды.

Катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтү өчен уникаль мөмкинлеккә ия булдылар, шуңа күрә һәр конкурс эше кызыклы, креатив тәкъдим итү, оригиналь булып чыкты. Номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International