Буа сәнгать мәктәбендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында булдырылган виртуаль концерт залы ачылды

2022 елның 2 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Буа районы балалар сәнгать мәктәбендә «Мәдәният» милли проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проекты кысаларында булдырылган виртуаль концерт залы ачылды.

Виртуаль концерт залын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Буа районы балалар сәнгать мәктәбенең мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар һәм укучылар катнашты. Аларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде.

 Виртуаль концерт залын ачу Буа районы халкына танылган коллективлар һәм солистларның концертлары белән онлайн режимда һәм язмада ләззәтләнергә мөмкинлек бирәчәк. 

Республикада дүрт объектны төзүгә федераль бюджеттан 2022 елда 3,1 млн сум акча кулланылды. Акчаның төп өлеше заманча музыкаль һәм проекцион җиһазлар сатып алуга китә. 

Виртуаль концерт залларын булдыру өчен мәйданчыклар бөтенроссия сайлап алу чарасында билгеләнде. Россиянең 75 төбәгеннән юлланган Мәгълүмат һәм цифрлы үсеш Департаменты тарафыннан 364 гариза каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International