Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале төгәлләнде. 5-11 нче декабрь көннәрендә Татарстан, шулай ук Владимир, Чиләбе һәм Санкт-Петербург театрлары алып килгән 23 спектакльне карап булды. Фестивальнең төп мәйданчыклары Казан театрлары иде, ә Чаллы һәм Әлмәт драма театрлары спектакльләрен үз мәйданчыкларында күрсәтте.
Фестиваль кысаларында ике премьера булды: 5 нче декабрьдә «Рөстәм маҗаралары» (Кариев театры, режиссер – Тимур Кулов) һәм 10 нчы декабрьдә «Музей» («Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды һәм «Особняк Демидова» театраль резиденциясе, режиссер – Айдар Җаббаров). Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан махсус булдырылган «Иман һәм илһам» программасы кысаларында ике спектакль – Буа дәүләт драма театрыннан «Дервиш» (режиссеры – Тимур Кулов) һәм Кариев театрының «Йосыф» спектакле (режиссеры – Ренат Әюпов) күрсәтелде. Ә яшь режиссерлар театр тәнкыйтьчеләренә һәм тамашачыга үзләренең беренче эшләрен, шулай ук эзләнүләрен тәкъдим итә алды, алар өчен аерым программа булдырылган иде. Аның кысаларында Кариев театры артисты Булат Гатауллинның режиссер буларак диплом эше – «Гөлчәчәк» спектакле, драматург Булат Минкинның җәй көне иҗади лабораториядә туган HOMO SAPIENS шигъри перформансы, биюче-художница Анастасия Ребкалоның ике жанрны берләштергән «СТЕНДАП-СТЕНД-АРТ-ПРАКТИКАЛАР» перформансы күрсәтелде.
10 нчы декабрьдә Кариев театрында узган ябылу тантанасына ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килгән иде. Бу көнне куелган «Ромео һәм Джульетта» спектакле өчен бүләкне дә Кариев театры коллективына һәм режиссер Илсур Казакбаевка ул тапшырды. Дамир Натфуллин «Һөнәр» фестиваленең республиканың театраль тормышында әһәмиятле вакыйга булуын әйтеп китте, киләчәктә дә дәвам итәчәгенә өмет белдерде.
«Һөнәр» фестиваленең кураторы, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов ябылу тантанасында сәхнәдән рәхмәтләрен җиткерде. «Беренче чиратта тамашачыга рәхмәт – килгәнегез, яшь режиссура белән кызыксынганыгыз өчен. Безнең яшь режиссерларыбыз бар, димәк, театрның, татар театрының киләчәге бар һәм булачак. Быелгы фестиваль моны тагын бер кат исбатлады. Кариев театрының директорына, баш режиссерга, бөтен труппага, бөтен хезмәткәрләргә рәхмәт сүземне әйтәм. Һәм, әлбәттә, фестивальгә килгән коллегаларыма – театр тәнкыйтьчеләренә рәхмәт. Бик эчтәлекле әңгәмәләр булды, һәр спектакльдән соң сөйләштек, фикер алыштык», – дип сөйләде ул.
Санкт-Петербургтан килгән театр тәнкыйтьчесе Жанна Зарецкая: «Яшь режиссура фестивале – театрның шәһәрдәге торышы, яшьләрнең биредә үзен ничек хис итүе күрсәткече ул. Мин Казанда азарт белән, акылга сыймас энергия, драйв белән безгә бик әһәмиятле, җитди мәсьәләләр турында җиткерергә теләүче яшьләрне күрдем. Аларның яңа телне, яңа исемнәрне ачарга, яңа мәсьәләләрне хәл итәргә теләге бар һәм бу шәһәрдә театрның, сәнгатьнең нинди дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Мин фестивальгә һәм аны оештырган Кариев театрына бик рәхмәтле. «Һөнәр»не оештырган хуҗа – Кариев театры – үзе үк төп ньюсмейкер булды, сыйфат нинди дәрәҗәдә булырга тиешлеген күрсәтте һәм башка шәһәрләрдән дә искиткеч театрларны чакырды. Бу аның көндәшлектән курыкмавын дәлилли», – дип белдерде.