Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең юбилеен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә зур концерт "Безгә - 85!" программасы белән билгеләп үтте. Бу кичәдә коллектив солистлары лаеклы бүләкләр алды. Ә юбилей концертына чакырылган кунак "Тавыш" конкурсында җиңүче Динә Гарипова булды.
Беренче чиратта ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган артисты һәм ТР халык артисты Айрат Хәметов залда утыручы коллектив ветераннарына рәхмәтен җиткерде. Аларны тамашачылар алкышлар белән сәламләде. "ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә гомер буе хезмәт итүегез өчен рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте ветераннарага сәнгать җитәкчесе.
Үз чиратында коллектив директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков 2022 елның Россия халыкларының мәдәни мирас елы дип игълан ителүен искә төшерде. Моннан тыш, быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы вакыйгасын билгеләп үтте. Ә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 2022 елда үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә, диде.
Юбилей концерты "Халкым" патриотик җырының премьерасы белән тәмамланды (В.Усманов музыкасы, Н.Касыймов сүзләре).
1937 елда төзелгән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле - уникаль коллектив, аның репертуарында татар халкының милли традицияләре саклана һәм пропагандалана. 85 ел эчендә 50дән артык уникаль программа, күп санлы аерым номерлар һәм композицияләр булдырылган һәм халыкка тәкъдим ителгән.