Шагыйрь, популяр җырлар авторы, ТР язучылар берлеге әгъзасы, С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ элеккеге директоры Мансур Әхмәт улы Шиһапов вафат булды

2022 елның 10 декабре, шимбә

Кичә 83 яшендә шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасы язучылары берлеге әгъзасы, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залының элеккеге директоры Мансур Әхмәт улы Шиһапов вафат булды.

Мансур Шиһапов 1940 елның 1 маенда ТАССР Балык Бистәсе районы Янчиково авылында туган.

Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт университеты журналистикасы факультетын тәмамлаган. Озак еллар дәвамында Шиһапов административ вазифаларды эшләгән - «Әкият» татар дәүләт курчак театры директоры, К. Тинчурин ис. Татар дәүләт академия театры директоры, Г. Камал исемендәге дәүләт академия театры директоры урынбасары, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы директоры. 

Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Аның шигырьләренә 50дән артык җыр язылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мансур Әхмәт улы Шиһаповның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Хушлашу 2022 елның 11 декабрендә 8:30 сәг. С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International