ТР Милли музее «Россиянең музей маршрутлары» Бөтенроссия проекты сессиясендә катнаша

2022 елның 9 декабре, җомга

8-9 декабрь Башкортстан башкаласында «Россия музей маршрутлары» бөтенроссия проектының йомгаклау сессиясе уза.

Проект Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия туриндустрия берлеге белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Уфада узган сессиядә «Күпкырлы Россия» Бөтенроссия мәдәни-туристик маршруты турында фикер алышалар. «Киләсе елда «Күпкырлы Россия» дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда старт ала. Без бу маршрут буенча үз проектыбызны тәкъдим иттек», - диде Алиса Вяткина.

2022 елда мондый очрашулар Россиянең 11 федераль округында узды. Шул исәптән Төмән, Кемерово, Мурманск, Ростов, Ленинград һәм Мәскәү өлкәләре, Марий Эл, Краснодар крае һәм Санкт-Петербургта стратегик сессия узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International