2023 елның 30 мартыннан 2 апреленә кадәр Мәскәү Кунак Сараенда заманча сәнгать ярминкәсе һәм Art Russia арт-форумы узачак. Чара дүртенче тапкыр оештырыла.
Ярминкәдә галереялар, бәйсез авторлар да үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Мәдәни чара кунаклары арасында - сәясәтчеләр, дипломатлар, топменеджерлар, мәдәният эшлеклеләре, кино йолдызлары, танылган блогерлар һәм фикер лидерлары булыр дип көтелә.
Заманча сәнгать ярминкәсендә һәм Art Russia арт-форумында катнашуга гаризалар artrussiafair.com сайтында ачык.