Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында учреждениеләрдә кызыксынулар конфликтын көйләү комиссиясе утырышы узды

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Утырыш барышында мәдәният учреждениеләре җитәкчеләреннән хезмәт вазыйфаларын башкарганда шәхси кызыксыну туу, ул кызыксынулар конфликтына китерә яки китерергә мөмкин, шулай ук башка түләүле эш башкару нияте турында кергән белдерүләр каралды.

2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның 13.3 маддәсе белән барлык оешмалар коррупцияне искәртү буенча чаралар эшләргә һәм кабул итәргә бурычлы дип билгеләнгән бурычны үтәү кысаларында, мәдәният учреждениеләре тарафыннан Уставларга барлык хезмәткәрләрнең кызыксынулар конфликтын көйләү һәм искәртү буенча бурычларын күздә тотучы үзгәрешләр кертелде.

Кызыксынулар конфликтын көйләү буенча үз бурычларын үтәү кысаларында җитәкчеләр тарафыннан ихтимал кызыксынулар конфликты турында белдерүләр юллана.

Бер җитәкченең үз хатынын репертуар буенча мөхәррир вазыйфасына эшкә кабул иткәндә шәхси кызыксыну туу турындагы белдерүне тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары тарафыннан аның шәхси кызыксынуы кызыксынулар конфликтына китерергә мөмкин дигән карар кабул ителде, шуңа бәйле рәвештә аңа мондый конфликтны көйләү кирәклеге күрсәтелде. Башка белдерүләр буенча өстәмә материаллар тапшыру һәм нигезләнгән нәтиҗәләр әзерләү кирәклеге сәбәпле, аларны карауны кичектерергә карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International