Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты уза.
Юбилей елы дәвамында республиканың 1,5 мең китапханәсендә пәнҗешәмбе көннәрендә ачык очрашулар уза, анда теләгән һәркем Габдулла Тукайның шигъри мирасы дөньясына чума ала. Әсәрләрне татарча да, русча да укыйлар һәм фикер алышалар.
Ничек катнашырга:
1. Офлайн: пәнҗешәмбе көннәрендә үз торак пунктыгызның теләсә кайсы китапханәсенә килергә. Катнашу бушлай.
2. Онлайн: социаль челтәрләрдә Тукай шигырьләрен уку яки аның иҗаты турында үз фикерләрең белән хэштеглар куеп чыгыш ясап, акцияне хупларга:
· #ТукайныБергәләпУкыйбыз
· #ЧитаемТукаяВместе
«Проект кысаларында Татарстан Республикасы китапханәләрендә пәнҗешәмбе көннәрендә Габдулла Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланган махсус әдәби клубларның атналык очрашулары уза. Проект катнашучылары инде "Туган тел" һәм "Ай һәм Кояш" шигырьләрен укыдылар. Бүген проект катнашучыларына "Кышкы кич" шигырен укырга тәкъдим ителә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нәфыйков.
Проект кысаларында укырга тәкъдим ителгән Г.Тукай әсәрләре исемлеге:
· Гыйнвар
· 08.01.2026 – Туган тел
· 15.01.2026 – Ай һәм Кояш
· 22.01.2026 – Кышкы кич
· 29.01.2026 – Һәр ялтыраган алтын түгел
· Февраль
· 05.02.2026 – Буран
· 12.02.2026 – Китап
· 19.02.2026 – Милләткә
· 26.02.2026 – Кышка бер сүз
· Март
· 05.03.2026 – Ана догасы
· 12.03.2026 – Бишек җыруы
· 19.03.2026 – Бәйрәм буген
· 26.03.2026 – Кошларга
· Апрель
· 02.04.2026 – Милли моңнар
· 09.04.2026 – Шагыйрь
· 16.04.2026 – Туган җиремә
· 23.04.2026 – И каләм!
· 30.04.2026 – Яз галәмәтләре
· Май
· 07.05.2026 – Пар ат
· 14.05.2026 – Тәүлек
· 21.05.2026 – Туган авыл
· 28.05.2026 – Эш беткәч уйнарга ярый
· Июнь
· 04.06.2026 – Пушкинга
· 11.06.2026 – Шүрәле
· 18.06.2026 – Су анасы
· 25.06.2026 – Сөткә төшкән Тычкан
· Июль
· 02.07.2026 – Җәй көнендә
· 09.07.2026 – Карлыгач
· 16.07.2026 – Бала белән Күбәләк
· 23.07.2026 – Җәйге таң хатирәсе
· 30.07.2026 – Кәҗә белән сарык хикәясе
· Август
· 06.08.2026 – Сабитның укырга өйрәнүе
· 13.08.2026 – Ваксынмыйм
· 20.08.2026 – Мәхәббәт
· 27.08.2026 – Бәйрәм буген
· Сентябрь
· 03.09.2026 – Өмид (А.Ахматова тәрҗемәсе)
· 10.09.2026 – Мәктәптә
· 17.09.2026 – Бәхетле бала
· 24.09.2026 – Татар яшьләре
· Октябрь
· 01.10.2026 – Иртә
· 08.10.2026 – Эшкә өндәү
· 15.10.2026 – Кыйтга
· 22.10.2026 – Үз-үземә
· 29.10.2026 – Өзелгән өмид
· Ноябрь
· 05.11.2026 – Кызыклы Шәкерт
· 12.11.2026 – Төш
· 19.11.2026 – Сабыйга
· 26.11.2026 – Бер татар шагыйренең сүзләре
· Декабрь
· 03.12.2026 – Ак Бабай
· 10.12.2026 – Җир йокысы
· 17.12.2026 – Театр
· 24.12.2026 – Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре
· 31.12.2026 – Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш