30 гыйнвардан 2 мартка кадәр Казанда Ф.И. Шаляпин исемендәге XLIV Халыкара опера фестивале узачак

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 гыйнвардан 2 мартка кадәр М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Ф.И. Шаляпин исемендәге XLIV Халыкара опера фестивале узачак.

Фестиваль программасын Россиянең халык артисты Юрий Александров куйган В.А. Моцартның «Фигаро туе» операсы (30-31 гыйнвар) ачачак. Форумны «Пиковая дама» (4 февраль), «Набукко» (8 февраль), «Аида» (11 февраль), «Борис Годунов» (13 гыйнвар), «Тоска» (16 февраль), «Паяцы» (19 февраль), «Патша өчен тормыш» (22 февраль), «Кармен» (26 февраль) кебек спектакльләр дәвам итәчәк. Фестивальне Дж. Вердиның «Отелло» операсының концерт башкаруы 1-2 мартта тәмамлаячак.

Фестиваль кысаларында шулай ук белем бирү-агарту лекцияләре сериясен үз эченә алган мәгариф программасы узачак.

Башкаручылар белән җентекле афиша: https://kazan-opera.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International