Идел буе федераль округы төбәкләрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезоны кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Конкурс Идел буе федераль округы яшьләренең фестивальгә кызыксынуын җәлеп итү максатында гамәлгә ашырыла.
Конкурста катнашу өчен 22 февральгә кадәр фестивальнең рәсми сайтында https://театральноеприволжье.рф/ «Конкурс афиш» бүлегендә форма тутырып, гариза бирергә кирәк.
Конкурста катнашуга Идел буе федераль округы төбәкләрендә даими яшәүче, 6 яшьтән 30 яшькә кадәр (кертелгән) Россия Федерациясе гражданнары рөхсәт ителә.
Балалар һәм яшьләр театр коллективларының «Театральное Приволжье» фестивале Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Аппараты ярдәме белән, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронатында үткәрелә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максат һәм бурычларына туры килә.
Конкурс берничә этапта уза:
· гаризалар бирү: 2026 елның 22 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр;
· иң яхшы эшләрне төбәк сайлап алуы: 24 февральдән 4 мартка кадәр;
· эксперт бәясе: 5 марттан 15 мартка кадәр;
· йомгаклар ясау: 2026 елның 27 марты.
Җиңүчеләргә 1,2,3 урыннар өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Жюри карары буенча гран-при, махсус дипломнар һәм мактау грамоталары булдырылырга мөмкин.