Соңгы елларда Татарстанда мәдәният тармагының матди-техник базасын шактый модернизацияләделәр. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы кысаларында белдерде.
Казан Кремленең күргәзмә залларында Менделеевск химия заводына нигез салучы Петр Ушковка багышланган күргәзмә ачылды.
2025 елның 16 октябреннән 16 ноябренә кадәр Татарстанда фин-угор халыкларының «Без бер агач ботаклары» Республика форумы узачак.
Халыклар дуслыгы йортында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең дүртенче зона этабы узды. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты оештыра.
Чуваш мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан халыклары Дуслыгы йортында Владимир Акимов күргәзмәсе ачылды.
Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекториенең 80 еллык юбилее затлы музыка, истәлекләр белән бүлешү, ихлас теләкләр форматында узды.
3 ноябрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» акциясе узачак. Быел аның чаралары Халыклар бердәмлеге көненә туры китереләчәк һәм «Мәдәниятләр бердәмлегендә – халык көче» девизы астында узачак. Музейлар һәм театрлар, күргәзмә һәм концерт заллары, китапханәләр һәм мәдәни клублар офлайн - һәм онлайн-форматта тематик чаралар үткәрәчәк.
2025 елның 15 октябрендә Яр Чаллы дәүләт курчак театры артистлары VIII зур балалар фестивале кысаларында Мәскәү курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясады.
Казанда «Музей Олимпы» профессиональ музей форумы эшли башлады. Чарада Россиянең барлык федераль округларының 80нән артык музее хезмәткәрләре катнаша. Форум 13-16 октябрьдә Казан — Самара — Ульяновск — Зөя — Казан маршруты буенча баручы теплоходта узачак. Биредә конкурсантлар үз эшләрен музей хезмәткәрләреннән, мәдәни җәмәгатьчелек һәм хакимият органнары вәкилләреннән, ИКОМ Президиумы әгъзаларыннан, шулай ук узган еллардагы музей Олимпы җиңүчеләреннән торган эксперт жюри каршында яклаячак.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан XV махсус китап укучылар конкурсы старт алды. Г. Тукай.