2026 елның 15 февралендә күренекле шагыйрь, Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлил (1906-1944) тууына 120 ел тула.
Бу көнне «ТНВ» телеканалында Н.Г.Җиһановның «Җәлил» операсының телеверсиясе күрсәтеләчәк. Җәлил партиясендә тамашачылар Мариин театры солисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әхмәт Агадины күрәчәк. Яздыру Казанда 2014 елда «Mezzo»телеканалы тарафыннан башкарылган. Телетапшырулар 15 февральдә 14.00 сәгатьтә башлана.
Шулай ук 15 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә XLIV Халыкара опера фестиваленең параллель программасы кысаларында. Ф.И. Шаляпинның «Муса Җәлил һәм Татар опера театры» дигән ачык сөйләшүе булачак.
23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Н.Г.Җиһановның «Җәлил» операсы «Россия-Мәдәният» телеканалында күрсәтеләчәк. Яздыру Казанда 2024 елның җәендә «Россия-Мәдәният» телеканалы тарафыннан башкарылган. Җәлил ролендә Россиянең төрле шәһәрләре тамашачылары Татарстанның халык артисты Филүс Каһировны, шагыйрьнең хатыны ролен Гөлнора Гатина,Журавлев – Михаил Казаков, АндреТиммерманс – Юрий Ившин, Канзафаров – Артур Исламов башкарачак. Күрсәтү 22.30 да башлана.